Сәлимҗан китапханәсе

ЮАШ КИЯҮ

Юаш кына күренеп йөргән бер егет өйләнеп берничә айлар өендә яшәгәч, кызның әти-әниләре боларны кунакка чакырганнар, ди. Әнисе әйтә егеткә:

— Улым, ди, син кунакка баргач аны-моны күп сөйләшмә, күп ашама, тәртипле генә утыр, — ди.

Элекке заманнарда билле прәнникләр була иде бит, кияү әнисе киңәше буенча шул билле прәнникләрне кесәсенә тутырып китә кунакка. Барып керәләр бабаларына. Кыш көне була бу.

Ярар. Ашарга утырталар боларны. Кияү өстәл янында артык ашамый-эчми торып китә. Ишек алдына чыга да бу, прәнниген кетердәтеп ашарга тотына. Бабай ишек алдына чыгу белән, буранны күреп:

— Ай-яй, сыпыра да соң! — ди.

Кияү бу сүзне үзенә алып:

— Сыпырсани, үземнекен сыпырам, — ди икән.

Икенче көнне моның прәнниге беткән. Әби-бабай ризыкны шүрлеккә куялар икән. Кияү төнлә уянып, ашарына эзли башлаган. Ашарына эзли торгач, урындыктан аягы ычкынып китеп, шүрлек янындагы ыргакка эләккән килеш асылынып калган бу. Күлмәге киндер булган икән, ди. Бабай тавышны ишетеп уянып киткән дә карчыгына төшен сөйли башлаган:

— Төшемдә балык тота идем, бик дәү балык эләккән иде, өстереп ала алмадым, яман да курыктым, — ди икән.

Кияү моны ишетеп:

— Бабай, балык түгел ул, менә мин эләктем, мин, — дип кычкыра икән.

Шулай дигәч, бабай, сикереп торып, кияүне ыргактан ычкындырган, ди.

Берничә көннәр торгач, кияүгә хатыны ашарга китерә. Кияү:

— Бу нәстә? — ди.

Хатыны:

— Сорама, тыгын, — ди.

Кияү, шулай дип атала торган ризык бар икән дип, алдына куйганны ашап бетергән.

Хәзер инде хатыны белән бабалары моны өйгә кайтырга кыстый башлыйлар. Кияү әйтә:

— Тукта әле, ди, атны суеп ашыйк, ди, аннан соң кайтырбыз, — ди.

Бабай бик шатланып:

— Әйдә, кашкасын суйыйк, — ди.

— Ярар, — ди кияү.

Кияү тиз генә чыга да, каяндыр буяулар табып, бабасының атын кашка итеп, үз атының кашкасын бетереп куя.

Бабай әйтә:

— Бар, кашка атны чыгып суй, — ди.

Кияү:

— Мин кунак кеше, син үзең суй инде, — ди.

Бабай чыга да кашка атны тотып суя.

Ат итеннән аш пешереп, өстәл янына ашарга утыралар болар. Бабай кияүдән көлеп:

— Аша картасын, чанасын үзең тартасың, — ди.

Аңа каршы кияү:

— Бабай, аша итен, атсыз калуы читен, — ди.

Хәзер инде әби дә кияүне өйгә җибәрергә хәйлә эзли башлый:

— Кияү, сезнең башта янгын булган икән, сезнең өй янмады микән, — ди.

— Әй, янгын булгач, анда торырга урын да калмагандыр инде, кайтып тормыйм мин, — ди кияү.

Карчык яңадан тәрәзәдән карап:

— Юк, юк, кияү, сезнең өй түгел икән, күршеләрегезнең өе янган, — ди.

— Алай булгач, ди, күршеләр безгә кереп тулганнардыр, керергә урын да калмагандыр, кайтып тормыйм инде, — ди.

Шуның икенче көнендә кияү кайтырга ниятләнеп, атын җигә башлый. Чыгу белән башта атның кашкасына сөртелгән буяуны сөртеп ала.

Бабай ишек алдына чыгып:

— Кияү, син нишлисең? — ди.

— Өйгә кайтам, — ди.

— Ә бу минем ат ич, — ди бабай.

— Юк, минем ат, — ди кияү.

Китә ызгыш-талаш. Чакырып китерәләр старостаны. Элек атларның ярлыгы булган бит. Староста атның ярлыгын килеп карый — кияү аты. Шуннан соң җигелгән атка утырып чыгып китә бу.

Кайткач анасы сорый:

— Улым, нәрсә белән сыйладылар? — ди.

— Ризык күп иде, ди, «сорама, тыгын» дигәне бик тәмле иде, — ди.

Шулай итеп, юаш кияү барысын алдап кайткан, ди.