Сәлимҗан китапханәсе

ЧҮМЕЧ

Борын булган бер охотник, Бу бер чыгып киткәч тугыз-ун еллап йөри икән, ди. Йөри торгач, кайтыр вакыты җитә моның, ну, нихәтле озак йөрсә дә, бер җәнлек тә атмаган була. Бервакыт моның эчәсе килә башлый, һич су тапмый эчәргә. Бер заманны килеп чыга бу бер ачыклыкка, Караса, янында елга агып тора. Ул Төрекмән бабай елгасы икән. Су эчим дип елга янына килсә, су өстендә бер чүмеч йөзеп йөри. Чүмечне тотмакчы булып кулын суза, һич тота алмый. Чүмечне тота алмагач ятып эчә башлаган иде, әлеге чүмеч моның җилкәсенә менеп атланып утыра, сулу алырга да, торырга да һич ирек бирми. Чүмеч әйтә: «Үзең белмәгән әйбереңне бирсәң, җибәрәм»,— ди. Охотник уйлый-уйлый, һич белә алмый нәрсә икәнен.

— Ярар, бирермен,— ди.

— Унике көннән җибәрерсең,— ди чүмеч,— җибәрмәсәң яхшылыкны көтмә,— ди.

Ярар, шулай дигәч, җибәрде моны — җилкәсеннән төште.

Охотник өенә кайтып китә. Уйлый бу: «Өйдә нинди хәлләр бар икән, нәрсәне алып китәр инде бу?» — дип.

Өйгә кайтып җиткәч җәмәгате каршы чыга. Карчыгының шәүләсен әллә каян таный инде охотник. Хатын артына әйләнә дә балага әйтә: «Әнә әтәң кайтып килә, охотадан кайтыр диеп әйткән идем бит мин сиңа»,— ди. Охотник баланы күреп хәлдән тая. Балага каршы барып, кочаклап ала. «Әй мәлгунь, ди, шушы баланы сораган икән ул»,— дип уйлап куя. Өйгә кергәч җылый бу.

Хатыны әйтә:

— Ник җылыйсың? — ди.

— Җылавымның сәбәбе шул,— ди,— мин бу баланы Төрекмән бабайга бирергә булып ышандырып кайттым,— ди. Нәрсә икәнен белгән булсам, ышандырмаган булыр идем,— дип гайрәтләнә охотник.

— Әтәй,— ди малай,— сез бер дә кайгырмагыз, мин кайтып килермен әле,— ди.

Унике көн торасын егерме дүрт көн тора бала өйдә. Ул арада Төрекмән бабай килеп тә җитә. Тәрәзә кага бу карт: «Миңа вәгъдә иткән нәрсәңне тиз үк җибәр,— ди,— өендә тотма»,— ди. Карт килгәч тә тагын өч көн тоталар баланы. Ашарга-эчәргә алып, атка утырып китәләр болар атасы белән. Барып җитәләр әлеге елга буена. Аерылыр вакыт җиткәч, атасы һич түзә алмый — елый. Аерылып ун таяк буе җир киткәч, атасы кире борылып, тагын баласының муенына асылынып елый. Өч мәртәбә шулай итә атасы. Аннан соң малай әйтә: «Әтәй, ди, син юкка кайгырма,— ди,— мин барыбер әйләнеп кайтырмын әле»,— ди. Китте бу. И бара, и бара, көн үтә, төн үтә, һаман бара бу. Бара торгач, бер заманны барып җитә бу бер ызбага. Ызбаның башы ямалган, төбе ямалган, тәрәзәсе карынлык, ди. Ызба эчендә тешләре ырҗаеп чыккан бер карчык утыра, ди. Ызбага керүгә малай тиз генә сәлам биреп өлгерә.

Карчык әйтә:

— Ярый әле сәлам биреп өлгердең,— ди,— мин сине ике кабып, бер йотар идем,— ди.

— Ач кешенең ачуы яман,— ди малай,— кая, ашарга бир, әби,— ди.

Тамагын туйдыргач, карчык сорый:

— Син болай кая барасың соң, бу якларга адәм аяк басканы юк иде? — ди.

— Мин фәлән картка малайлыкка барам,— ди.

— Әй, балам,— ди,— бик хәвефле җиргә барасың икән,— ди,— бик начар карт ул,— ди. Анда барган кеше исән кайтмый,— ди. Вәт,— ди,— моннан ерак түгел тагын шушындый ызба булыр,— ди,— шунда минем уртанчы сеңелем булыр,— ди. Ул сиңа акыл өйрәтер,— ди,— мин бүтәнне белмим,— ди.

Малай карчыкка рәхмәт әйтеп, юлга чыгып китә. Барып җитә бу уртанчы карчыкка. Шундый ук ызбага килеп керә. Килеп керүгә тиз генә сәлам бирә.

— Ярый сәлам биреп өлгердең,— ди карчык,— сәлам бирмәсәң, ике кабып, бер йотар идем,— ди.

— Ач кешенең ачуы яман, әби, ашарга бир әле! — ди.

Тамагын туйдыргач, әби сорый:

— Каян җил ташлады бу якларга, йомышың ни иде? — ди.

— Мин фәлән картка малайлыкка барам, миңа акыл өйрәт, әби,— ди.

— Моннан бераз баргач бер ызба булыр,— ди. Ул ызбада бер карчык тора,— ди. Ул карчык минем сеңелем, ул сиңа акыл өйрәтер, аңарда зиһен күп,— ди. Мин артыгын белмим,— ди.

Ярый, тагын китә бу өченче карчыкка. Барып җитә карчыкка. Ишеген ачып җибәрсә, бик куркынычлы бер карчык утыра, ди. Монда да малай тиз генә сәлам бирә. Сәламне алгач, карчык сорый:

— Кая киттең болай, балам? — ди.

— Мин фәлән картка малайлыкка барам,— ди,— миңа акыл бирсәң иде,— ди.

— Менә фәлән төшкә баргач, бер күл булыр. Шул күлгә өч күгәрчен-кыз чәршәмбе көн су коенырга төшәрләр. Син шуларның төшкәнен сагалап тор. Аларның берсе синең алдыңа да килер, артыңа да чыгар, уртага да керер. Су коенырга кергәч, син шул күгәрченнең киемнәрен яшереп куй,— ди. Аннан соң үзең белерсең калганын,— ди.

Ярар, малай камышлар арасына кереп сагалап утыра. Бер заманны көннең кызуында өч күгәрчен очып төшәләр. Берсе егет баш очында әйләнә-әйләнә оча да киемнәрен чишенеп суга кереп китә. Бераз су коенгач, ике күгәрчен судан чыгып киенәләр дә очып китәләр.

Ә өченче күгәрченнең киемнәре юк. Кыз киемнәрен эзли-эзли, һич таба алмый. Бер заманны кыз әйтә: «Күлмәгемне биргән кешегә кирәк вакытта ярдәм итәрмен»,— ди. Шулай дигәч, егет күлмәкне таяк башына элеп ыргыта кызга. «Хәзер миңа акыл өйрәт инде»,— ди егет.

— Сине бик яхшы каршы алырлар, яхшы урыннар бирерләр. Сиңа кара киез бирерләр, аннан ак киез. Кара киез астында кайнар су булыр, анда ятма,— ди. Аннан соң сиңа ак киезгә ятарга кушарлар. Аның астында да шундый ук су булыр,— ди,— анысына да ятма,— ди. Син: «Миңа этләр ята торган җиргә урын салыгыз»,— дип әйт! — ди.

«Ярар» дип чыгып китә егет диюләр патшасы Төрекмән бабайга.

Карт бик яхшы гына каршы ала моны. Ашата-эчертә, хөрмәт итә егетне. Ятарга ике төрле урын күрсәтә: ак киезне күрсәтә, егет анда ятмый; кара киезне күрсәтә, анда да ятмый. Карт әйтә:

— Алай булгач сиңа нинди урын кирәк соң, үзең сайла,— ди.

— Миңа,— ди егет,— кеше түгел, эт тә ятмаган урын кирәк,— ди. Мин бит юл кешесе, кая туры килсә, шунда ятып өйрәнгән,— ди.

— Ярар, ят шунда үзең теләгән урынга алай булгач,— ди. Бүген син кунак,— ди,— ә иртәгә кичкә эш бирермен мин сиңа,— ди.

Ярар, бүген көн үтә шулай. Икенче көнне бабай әйтә: «Син фәлән кадәр җирне сукала, шунда икмәк чәч, үстер. Шул икмәкне тирмәнгә барып тарттырырсың,— ди. Иртә белән мин йокыдан торышка күмәч пешереп китерерсең»,— ди. Егет нишләсен, риза булса да була, булмаса да була, барыбер үләргә инде, дип. Егет аунап-тәгәрәп елап утырганда теге кыз килеп җитә.

— Әй, егет, ник елыйсың? — ди.

— Ничек еламыйм инде,— ди егет,— карт миңа үти алмаслык шундый-шундый эш кушты,— ди.

— Әй, бу эш уенчык кына, хәзер эшлибез аны,— ди.

Кыз урамга чыга да француз яулыгын кесәсеннән чыгарып селкеп җибәрә, аксагы да калмаган, туксагы да калмаган, бөтен пәриләр килеп җитәләр. Кыз барысына да эш куша: «Иртән торышка икмәк пешкән булсын»,— ди. Дөрестән дә иртә белән бөтен эш эшләнгән була. Егет калган бодайларны капчыкка тутырып таярлап йөри.

Бу хәлне күреп карт аптырауга кала. «Ярый,— ди карт,— бүгенгә ял ит, иртәгә килерсең, икенче эш кушармын»,— ди.

Ял иткәч, егет икенче көнне тагын бара карт янына. Карт моңарга яңа эш бирә: «Менә фәлән төштә бер буе егерме биш чакрымлы күл бар,— ди. Шул күлнең буеннан-буена күпер сал,— ди. Күпер тимердән булсын, кеше егылырлык булмасын,— ди. Күлнең ике ягында җимеш агачлары үсеп торсын, алмалары-хөрмәләре пешеп торсын, төрле сандугачлар сайрап торсын»,— ди.

— Әй ходаем, бу күперне ничек салыйм да, агачларын ничек үстерим дә, алмаларын-хөрмәләрен ничек пешерим,— дип такмаклап утырганда, әлеге кыз килеп җитә.

— Ник елыйсың тагын? — ди.

— Еламаска, бик газаплы эш кушты бит миңа карт,— ди. Фәлән күлгә күпер салырга, агачлар үстереп, җимешләрен пешереп куярга кушты,— ди.

— Бу бик бәләкәй эш,— ди кыз,— алда әле синең күрәселәрең,— ди. Шулай ди дә урамга чыгып француз яулыгын селки дә: «Фәлән-фәлән эшләрне эшләгез!» — дип, задание генә бирә пәриләргә. Кыз әйтә: «Син иртә белән урамга чык та тимер чүкеч белән шакылдатып йөр шунда»,— ди.

Егет йокысыннан торганда, бөтен эш беткән була. Тимер чүкеч белән суккалап кына йөри бу.

Картның исе китә. «Бүгенгә бар кайт, ял ит,— ди. Иртәгә яңа эш бирермен»,— ди.

Егет ял итә, йокысын туйдыра да китә карт янына.

— Бүген нинди эш бирәсез?— ди.

— Менә,— ди,— минем өйрәтмәгән бер айгырым бар,— ди. Ул айгыр җиде кат капка эчендә тора,— ди. Дүрт капканы ачарсың,— ди,— өчесен ватып чыгар»,— ди.

Егет шатланып тыңлап тора: «Әй, бу эш ансат икән, бу эшне үтәсәм, өйгә кайтам»,— дип. Әлеге кыз килеп җитә: «Нинди задание бирде?» — дип. Егет: «Шундый-шундый җиңел эш бирде»,— дип куана. Кыз әйтә: «Бу эш иң авыры инде. Айгыр — әти үзе инде ул,— ди. Аны җиңүе бик авыр булыр,— ди. Син тимерчедән өч таяк ясат: берсе — бакыр, икенчесе — тимер, өченчесе җиз булсын,— ди. Таяклар атка сукканда сынарлык булмасын,— ди. Капканың дүртесен айгыр җиңел генә чыгып китәр. Ә калган өчесен ватып чыгар. Аннан айгырның маңгаена тимер таяк белән берне утырт, җәлләмә, суккач артына утырырлык булсын,— ди. Бакыр таяк белән сукканда ат югары менәр,— ди,— анда да җәлләмә, таяк тетелгәнче сук,— ди. Шуннан соң җиз таяк белән кыйный башлыйсың. Җиз таяк белән кыйнаганда айгыр түбән таба төшәр,— ди. Аннан соң айгырдан төшеп: «Бабай, айгырны өйрәттем»,— дип кереп әйтерсең,— ди.

Ярар, егет кыз өйрәткәнчә тимерчегә барып өч таяк эшләтә дә айгырны алып чыгып китә. Капканың дүртесен айгыр үзе чыга. Шуннан соң һавада шарт-шорт килә башлый. Егет тимер таяк белән айгырның маңгаена утырта, ат сразу артына утыра. Ат утыруга егет тиз генә менеп атлана да бакыр таяк тетелеп беткәнче кыйный. Аннан соң тимер таяк белән кыйный башлый бу. Бакыр таяк белән кыйнаганда ат югары менә бара. Гел башына гына кыйнап бу таякны да тетеп бетерә. Инде калды җиз таяк. Хәзер кыйный башлый җиз таяк белән. Җиз таяк белән кыйнаганда ат түбән төшә. Ат җиргә төшүгә егет ат өстеннән төшә дә өйгә кереп әйтә: «Айгырны өйрәттем, бабай»,— дип. «Ярар, балам,— ди, карт көч-хәл белән генә,— иртәгә туй була,— ди. Сәгать сигез-тугызларда туй булганчы кызлар арасыннан үзеңә ошаганны сайлап алырсың»,— ди.

Ярар, бу егеткә пошу керә инде: «Ничек танырмын икән?» — дип. Озак та тормый кыз да килеп керә: «Егет,— ди,— хәзер үк безгә качарга кирәк,— ди. Иртәгә син мине таный, белә алмассың, шуның өчен эшли дә инде ул бу эшне»,— ди. Егет тә кыз белән качарга риза булып, ызбаның бер почмагын күтәреп чыгып китәләр болар. Чыгып киткәндә ишек төбендә ике төкерек төкереп калдыралар.

Иртә белән боларны уятырга дип бер хезмәтче килеп ишекләрен шакый башлый. «Ярый, хәзер барабыз, битебезне генә юыйк»,— дип бер төкерек җавап бирә. Илче өйгә кайтып: «Әле битебез юмаган, аякларыбыз киенмәгән»,— дип әйтте,— ди.

Бераз торгач карт икенче хезмәтчене җибәрә. Кага бу. «Әле өстебезгә дә киенмәдек, хәзер барып җитәрбез»,— ди икенче төкерек. «Нәрсә дип әйттеләр?» –- ди карт. «Хәзер барып җитәрбез, дип әйттеләр»,— ди хезмәтче. Көтәләр-көтәләр, болар һаман юк. Өченче хезмәтчене җибәрсәләр, ишекне кага-кага, бер тавыш-тын юк. Тәрәзәне ачып карасалар, егетләр булып ике төкерек сөйләшә икән. Карт тегеләр артыннан кууны чыгара. Кыз моны сизеп егеткә әйтә:

— Син җиргә ятып тыңла әле,— ди,— килеп җитмиләр микән? — ди.

— Мин нәрсә беләм соң, үзең ятып тыңла,— ди.

— Юк, син тыңла,— ди кыз.— Син безнең гыйлемлелекне өйрәнеп беттең микән, шуны беләсем килә минем,— ди.

Егет тыңлаган иде, бернәрсә дә белә алмады.

Кыз ятып тыңлаган иде, артларыннан куып килгәнне белде. Шуннан соң кыз, егетне сугып, черек агач ясады, үзе — агачның череген коеп, кортын ашап торган тукран була. Карт җибәргән кешеләр черек агачны кимереп торган тукран янына килеп җитәләр дә сорыйлар:

— Син монда егет белән кыз күрмәдеңме? — ди.

— Күрдем,— ди тукран.

— Кайчан? — ди хезмәтче.

— Менә бу агач үсеп торганда кыз белән егет моннан узып киттеләр,— ди.

— Әй, булмады алай булгач, аннан бирле мең кеше үткәндер инде,— дип тегеләр кайтып китәләр.

Өйгә кайткач карт сорый:

— Нәрсә күрдегез, нәрсә белдегез? — ди.

— Нәрсә күрик,— ди,— черек агачны кимереп торган бер тукранны күрдек, башка нәрсә күрмәдек,— ди.

— Әй, шулар иде инде ул. Шул агачтан берәр йомычка алып кайтырга кирәк иде,— ди карт.

— Барыгыз, алып кайтыгыз,— дип, кызы артыннан тагы ике кеше җибәрә. Кыз белән егет бара торгач, тагын ятып тыңлыйлар. Егет ятып тыңлаган иде — бернәрсә дә белә алмады, кыз үзе тыңлады. Тыңласа, арттан куып килгәнне белә. Егетне иксез-чиксез зур шәһәр ясады, үзе салынып ята торган бик зур чиркәү янында эшләп йөрүче егет була. Чиркәү салына башлаганга тугыз ел вакыт үткән, тагын сигез еллык эше бар икән, ди әле.

Карт җибәргән кешеләр чиркәү янына килеп җитәләр. Чиркәү янындагы егеттән сорыйлар:

— Әй, егет,— ди,— бу чиркәүне кайчаннан бирле саласың? — ди.

— Бу чиркәүне сала башлаганга тугыз ел булды инде, тагын сигез ел эшләрлек эше бар әле,— ди.

Шуннан соң килүчеләрнең берсе икенчесенә әйтә: «Ишетәсеңме,— ди,— тугыз ел эчендә кемнәр үтмәгәндер,— ди,— әйдә кайтып китик»,— ди. Киләләр болар кайтып. Кайтуга карт сорый:

— Нәрсә күрдегез? — ди.

— Бер чиркәү күрдек,— ди. Чиркәү янында бер кеше дә бар иде,— ди.

— Әй,— ди карт,— шулар иде инде ул. Кешесен алып кайткан булсагыз, чиркәве дә ияреп кайткан булыр иде,— ди. Сездән булмады, инде үзем барам,— ди. Китә бу үзе.

Бара торгач кыз белән егет тагын ятып тыңлыйлар. Егет ятып тыңлаган иде, бернәрсә дә белә алмады. Кыз тыңлаган иде: «Әй, әтәй куып килә»,— ди. Егетне бәрә дә дәрья итә, үзе үрдәк була да, шул дәрьяда йөзеп йөри башлый. Карт болар артыннан килеп җитә дә суны эчә башлый. Суны эчә-эчә корсагы ярылып карт үлә. Шулай итеп болар бергә калалар.

— Инде, егет,— ди кыз,— син илеңә кайтырсың,— ди. Илеңә кайткач энеңнең баласы булыр, шундый матур, күркәм,— ди. Син баланы итәгенә алып сөймә,— ди. Баланы итәгеңә алсаң, син мине онытырсың,— ди.

— Ярый,— ди егет,— алдыма да алмам, үпмәм дә,— ди.

— Кара, сүземне онытма,— ди. Кыз егетне озата бара. Байтак баргач егетне озатып, кыз үз юлына кайтып китә.

Егет кайтып җитә дә күршеләренә кереп ата-аналарын сорый: «Ничек торалар?» — дип, күрше белә бит инде.

— Синең хәсрәтеңнән инәң сукырайды,— ди.

— Бар, күрше, кереп хәбәр бир инде,— ди. Малаең кайтты дип әйтмә, кунак бар дип кенә әйт,— ди. Хуҗа кереп китә дә: «Әй, бабай,— ди,— безгә бер кунак килгән,— ди,— сезгә керергә тартына,— ди,— түлке сезнең югалган малаегызга охшатам,— ди.

Шуннан соң тегеннән бер кыз карендәше кереп алып чыгып та китә. Инәсе моның тавышыннан ук таный: «Минем малай кайткан»,— ди. Алай-болай иткәнче карендәш-ыру җыелып килә. Моңарга бишектәге баланы күрсәтәләр, ну, бу түзә, баланы кулга алмый. Инәсе уйлый: «Бу беркемне дә сагынмаган икән»,— дип. Өч көн шулай азаплана егет. Дүртенче көнне тутасы әйтә: «Ник сөймисең баланы?» — ди. Бу хәзер баланы алып сөя башлый. Баланы кулга алуга кызны оныта бит.

Ярар, күп заманнар үткәч, болар егетне өйләндерергә уйлыйлар. Күрше авылда бик бай бер кешенең кызы бар икән, шуңарга өйләндерергә уйлыйлар, күп заманнар үтә бит инде. Ну, кызга алып барырга дип бүләк эзлиләр, һич таба алмыйлар. Кибеттә бернәрсә дә калмаган. Әлеге кыз егетнең өйләнергә йөрүен ишетә дә кибеттәге бөтен әйберне сатып алып бетерә. Әйтәләр моңарга: «Менә фәлән кеше кибетенә барсаң, анда әйберләр күп»,— диләр. Егет кибеткә китә. Барса, теге кыз кибетче. Кыз моны таный, егет танымый.

— Исәнме, егет! — ди.

— Бик яхшы әле.

— Нәрсә кирәк иде? — ди кыз.

— Менә шундый-шундый әйберләр кирәк иде,— ди.

— Нәрсәгә соң ул әйберләр? — ди.

— Менә, өйләнгән идем дә бүләккә алып барырга әйбер юк,— ди,— сезнең кибеттә әйбер күп икән,— ди. Егет йөз тәңкәлек әйбер ала инде.

— Ну, егет,— ди кыз,— болай күп сатканым юк иде, әйдә бераз чәй эчеп алыйк шатлыктан,— ди.

Өйгә керәләр, утыралар. Өстәле янына утыргач, кыз егеткә бер стаканга нәрсәдер салып бирә. Шул суны эчүгә егет айнып киткән кебек була да, сразу сискәнеп китә, исенә төшә моның.

Кыз әйтә:

— Егет, син ялгыштың бит,— ди,— минем сүзне тотмадың,— ди. Ну, ялгышлык синнән түгел, атаң-инәңнән булды,— ди. Мин фәлән көнне барырмын сандугач булып, син мине кертерсең,— ди. Өйгә кергәч, мин бөтен савыт-сабаны ватып бетерермен,— ди.

Ярар, егет өенә кайтып китә.

Бервакытны иртә белән тышта сандугач сайрый, нинди генә тавыш чыгармый инде. Егет уйлый: «Тукта,— ди,— инәйдән рөхсәт сорыйм әле,— ди,— бу сандугачны өйгә кертик»,— дип. Тышка чыгып карыйлар, шундый матур сайрый. Өйгә алып керәләр. Өйгә кергәч, әле сандугач киртәгә куна, һич нишләргә белми пыр-пыр килеп әйберләрне дә ватып бетерә. Инәсе: «Әйдә, ватсын,— ди. Инде тышка чыгарып карыйк»,— ди. Тышка чыгаргач, кыз әйтә:

— Яңадан мин бер айдан соң килермен,— ди,— икенче төрле кош кыяфәтендә булырмын, мине кертерсең,— ди.

Бер айдан соң икенче төрле кош булып очып килеп куна бу. Тагын сайрый башлый.

Егет әйтә:

— Инәй,— ди,— тагын кош килгән,— ди,— бик матур сайрый,— ди,— өйгә кертик әле,— ди.

— Әйдә, керсен,— ди инәсе. Инәсенең дә исе китә кошның матур сайравына. Кош сайрый, сайрый да ишеккә таба килә.

— Инәй, бу кош ишеккә таба килә, нишләтим икән? — ди.

— Чыгасы бардыр, чыксын инде,— ди инәсе.

Кошны тышка чыгаргач, егеткә әйтә кыз: «Өченче килүемдә мин бөтенләйгә киләм инде»,— ди.

Ярар, күпмедер вакыт үткәч, кош өченче кабат очып килә. Килә дә киртәгә кунып сайрый, һич түзәрлек түгел, шул кадәр матур.

— Инәй,— ди,— бер кош килгән,— ди,— теге кошлардан да матур, өйгә кертик әле,— ди.

— Керт, балам,— ди,— өйдә сайрасын,— ди.

Әби белән бабайны кунакка чакырып бер бабай килә. Шул әби кош сайраганны ишетеп елый, шул кадәр әйбәт сайрый инде, китәсе килми. Бабай белән әби кунакка китүгә кош адәм сурәтенә керә, йортның эче матурланып китә. Карт белән карчык кунактан кайтуга кыз, әбинең күзенә тидерергә, дару хәзерләп куйган була. Даруны әбинең күзенә тидерүгә, күзе ачылып китә, сәламәтлек керә. Аннан соң картка дару биргән иде, аның да аксаклыгы бетте.

Шулай гомер итеп әле дә булса торалар, ди. Анда бардым, монда килдем, менә синең яныңда утырам; әкият ары, мин бире.


Чыганаклар һәм искәрмәләр

(уку өчен монда басыгыз)

Чыганаклар

Әкиятнең тексты түбәндәге китаптан алынды:

[ТХИ-1977]
Томны төзүчеләр, искәрмәләрне хәзерләүчеләр Халидә Гатина, Хәмит Ярми (1977) Татар халык иҗаты, Беренче китап, Әкиятләр. Казан, Татарстан Китап Нәшрияты.

Әлеге китап — «Татар халык иҗаты» дигән унөч томлыкның беренче китабы. 12 том 1977—1988 елларында, 13 нче томы 1993-тә басыла. Түбәндәге Искәрмәләр һәм әкиятнең сюжетын Аарне-Томпсон кебек системалар буенча классификацияләүче «Әкият сюжетының типологик анализы» дигән бүлекләр дә шул китаптан алынды [Сәлимҗан].

Искәрмәләр

[ТХИ-1977] ачыкламасын уку

Бу китапка кертелгән әкият текстларының бер өлеше моңа хәтле төрле вакытларда, төрле җыентыкларда дөнья күргән булса да, төп өлеше әлегә кәдәр беркайда да басылмаган әсәрләрдән тора. Алар, нигездә, соңгы егерме ел дәвамында Урта Идел, Урал буйларына, Көнбатыш Себер өлкәләренә оештырылган фольклор экспедицияларе вакытында язып алынган әкиятләр. Берничә текст В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәрләт университетының Фәнн китапханәсе каршындагы кулъязмалар бүлегеннән сайланды.

Мәгълүм булганча, фольклор әсәрләренең, шул исәптән әкиятләрнең дә, җанлы яшәешенә хас үзенчәлекләрнең берсе — аларның вариантлылыгы. Аерым әкиятләрнең дистәләгән вариантлары бар. Бу китаптагы «Камыр батыр», «Салам Торхан», «Аю, бабай, Төлке» һ. б. кайбер әкиятләр шуңа бер дәлил. Китапта андый текстларның һәммә вариантлары да түгел, ә сюжеты һәм әкиятченең сөйләү стиле, тел байлыгы ягыннан аеруча характерлы, үзенчәлекле булганнары гына бирелде. Текстлар бүлегендә вариантлар бирелмәгән очракларда теге яки бу әкиятнең моңа хәтле басылган яисә кулъязма хәлендә сакланучы вариантлары хакындагы мәгълүмат һәр әкият турындагы белешмә-аңлатма бүлегендә китерелде.

Белешмә-аңлатма бүлегендә шулай ук әкиятнең кайда һәм кайчан басылган булуы хакындагы мәгълүматлар бирелде.

Татар халык әкиятләрен башка халыкларның әкиятләре белән тарихи-чагыштырма планда, уртак яки охшаш сюжетларны ачыклау юнәлешендәге фәнни эзләнүләр әүвәл дә булган (К. Насыйри һәм В. Поляков, М. А. Васильев хезмәтләре). Шул традицияне дәвам итеп, бу китаптагы әкиятләрне башка халыкларның әкиятләре белән чагыштыру буенча шактый эш башкарылды. Нәтиҗәдә, татар әкиятләре белән охшаш сюжетлар, уртак мотивлар, геройлар тарихи-генетик яктан безгә кардәш булган төрки халыкларның әкиятләре хәзинәсендә генә түгел, тарихи-культура, күршелек мөнәсәбәтләре буларак, рус халык әкиятләре составында очравы да ачыкланды. Шуның белән бергә Кавказ халыкларының, фарсыларның әкият мирасында да татар әкиятләренә хас булган сюжетлар яшәвен күрсәткән мисаллар аз түгел. Әкиятләрне чагыштырма тикшерүнең нәтиҗәләре белешмә-аңлатмалар бүлегендә һәр текстка карата күрсәтеп барылды. Шуның өстенә татар әкиятләренең дөнья халыклары әкиятләре белән типологик якынлыгын гәүдәләндергән мәгълүматларны бергә туплау буенча да беренче адымнар ясалды. Ул мәгълүматлар искәрмәләрнең иң ахырында — әкият сюжетларының типологик анализ исемлегендә күрсәтелделәр.

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, том өчен сайланган әкиятләр төрле өлкәләрдә, төбәкләрдә яшәүче һәм төрле диалектларда сөйләшүче татарлардан язып алынган.

Бу хәл, әлбәттә, әкиятләрнең тел, стиль үзенчәлекләрендә чагылыш тапкан. Әкиятче информаторларның теленә хас һәммә үзенчәлекләрне тулы хәлендә чагылдыру мөмкин булмады, билгеле. Алай да, һәрбер әкиятченең үзенә генә хас төп хикәяләү алымын мөмкин хәтле сакларга тырышылды. Иске җыентыклардан алынган текстлар хәзерге орфография нигезендә бирелде, аларның исемсез булганнарына, эчтәлегеннән чыгып, исем куелды.

Татарстан һәм күрше республика, өлкәләрнең район, авыл исемнәре әкият язылган вакыттагы административ бүленеш буенча күрсәтелде.

Томга урнаштырылган әкиятләр турындагы мәгълүматлар белешмә-аңлатмаларда рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелделәр:

  1. Әкиятнең кайда, кайчан, кемнән, кем тарафыннан язылуы яисә нинди чыганактан алынуы.
  2. Әкият тексты басылган чыганаклар.
  3. Әкиятнең вариантлары.
  4. Башка халыклар әкиятләрендәге сюжетлар белән охшашлык, якынлыкны күрсәткән басма чыганаклар.

Белешмә-аңлатмалар бүлегендә файдаланылган чыганаклар исемлеге түбәндәге шартлы кыскартулар буенча бирелде.

Абага
Абага чәчәге. Татар халкының сатирик әкиятләре. Э. Касыймов. Казан, 1962.
Азерб.
Азербайджанские сказки. Н. Сеидов. Баку, 1960.
АС
Армянские сказки. А. И. Иоаннисиан. М., 1968.
Афанасьев
Народные русские сказки А. Н. Афанасьева. В трех томах. М. 1957.
Балинт
Kazani-tatar: Nyelvtanulmanyok Szövegek es forditas. Gvüjtotte es forditotta szentkatolanai Balint Gabor. Budapest, 1875.
БХИ, I
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Беренсе китап. Өфө, 1976.
БХИ, II
Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. М. Минһаҗетдинов, Ә. Харисов. Икенсе китап. Өфө, 1976.
БНС, 1973
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1973.
БНС, 1976
Бурятские народные сказки. Волшебно-фантанстические и о животных. Е. В. Баранникова, С. Е. Бардаханова, В. Ш. Гунгаров. Улан-Удэ, 1976.
Васильев
М. А. Васильев. Памятники татарской словесности. Сказки и легенды. Казань, 1924.
Витевский
Труды четвертого Археологического съезда в России. Том II. Сказки, загадки и песни нагайбаков Верхне-уральского уезда Оренбургской губернии. Казань, 1891, стр. 257—280.
Гульчечек
Гульчечек. Татарские народные сказки. Г. Баширов, Х. Ярми. М., 1952.
Иванов
М. Иванов. Татарская хрестоматия. Казань, 1841.
ИОАИЭ
Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Казань, 1878—1929.
КДУ
Казан дәүләт университеты гыйльми китапханәсенең кулъязмалар бүлеге.
КНС, I
Казахские народные сказки. В трех томах. Том первый. Алма-Ата, 1971.
КНС, II
Казахские народные сказки. В трех томах. Том второй. Алма-Ата, 1971.
КНС, III
Казахские народные сказки. В трех томах. Том третий. Алма-Ата, 1971.
Катанов
Н. Ф. Катанов. Материалы к изучению казанско-татарского наречия. Часть первая. Образцы книжной и устной литературы казанских татар. Казань, 1898.
КС
Киргизские сказки. Дм. Брудный и К. Эшмамбетов. М., 1968.
Кукляшев
С. Кукляшев. Диване хикәят татар. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1889
Кәлилә вә Димнә. Икенче җилд. Казан, 1889.
Кәлилә вә Димнә, 1891
Кәлилә вә Димнә. Өченче җилд. Казан, 1891.
Мең дә бер кичә
Мең дә бер кичә. Казан, 1970.
Насыйров
К. Насыйров и П. А. Поляков. Сказки казанских татар и сопоставление их со сказками других народов. Казань, 1900.
Паасонен
Mischärtatarische Volksdichtung. Heikki Paasonen. Helsinki, 1953.
ПС
Персидские сказки. Н. Османов. М., 1959.
Радлов
В. В. Радлов. Образцы народной литературы тюркских племен. Часть IV. Наречия барабинцев, тарских, тобольских и тюменских татар. СПб, 1872.
Рәхим
Бикчәнтәй углы (Г. Рәхим). Халык әкиятләре. Казан, 1915.
СНД
Сказки народов Дагестана. Х. Халилов. М., 1965.
СНП
Сказки народов Памира. А. Л. Грюнберг и И. М. Стеблин-Каменский. М., 1976.
ТНС, 1957
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1957.
ТНС, 1964
Татарские народные сказки. Х. Ярмухаметов. М., 1964.
ТХИ, 1954
Татар халык иҗаты. Г. Бәширов, А. Шамов, Х. Ярми һәм Х. Госман. Казан, 1954.
ТХӘ, 1956
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1956.
ТХӘ, 1958
Татар халык әкиятләре. Г. Бәширов, Х. Ярми. Казан, 1958.
Тукай
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. Казан, 1955, т. II.
ТС
Турецкие сказки. Р. Аганин, Л. Алькаева, М. Керимов. М., 1960.
УНС
Узбекские народные сказки. М. И. Афзалов. Ташкент, 1963.
ФФ
СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фольклор фонды.
Фәезханов
Г. Фәезханов. Хикәят вә мәкаләт. Казан, 1890, 1909.
ХИ, 1938
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1938.
ХИ, 1940
Халык иҗаты. Х. Ярми, А. Әхмәт. Казан, 1940.
ХӘ
Халык әкиятләре. Гомәр Разин (Г. Бәширов). Казан, 1940.
Яхин, 1900
Т. Яхин. Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият. Казан, 1900.
Яхин, 1902
Т. Яхин. Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗаиб булган гыйбрәтләр. Казан, 1902.
[ТХИ-1977, 382-385 б.]